Яман шеш белән көрәшүче Айгөл Фазыйлова: «Миңа авыр булганда, сине чакырам…

-- irina

Айгөл Фазыйлова социль челтәрләрдә якын кешесенә багышлап шигырь урнаштырган. Ул якыны — аның әтисе, кызганычка каршы, ул да бакыйлыкка күчкән.

Әтисенең туган көнендә Айгөл күңелгә үтәрлек сүзләр язып калдырган. «Синең җаның минем ничек яшәгәнемне күрергә киләдер», «Беләм, син минем саклаучы фәрештәм»,  дигән юллар да бар.

Айгөл Фазыйлова яман шешнең авыр формасындагысы белән көрәшә. Ул Андрей Малахов тапшыруына улына булачак гаилә эзләп барганнан соң, бөтен Россиягә танылды. Айгөлнең хәле куанырлык түгел, шул ук вакытта аның шундый озак вакыт көрәшеп авыруга бирешмәвенә табиблар да шакката. Аны улы Әмиргә булган мәхәббәте яшәтә, дип фаразлыйлар.

Фото һәм мәгълүмат Шәһри Казан сайтыннан алынды

Бәйле