Әмир Камалиев вафат

-- Alfia

«Күренекле драматург, актер Әмир Камалиев (Аманулла) вафат,» —  дип хәбәр итә Татарстан Язучылар берлеге.

Әмир Камалиев өендә вафат булган, әлегә төгәл сәбәбе билгеле түгел. Туганнан туган сеңлесе Регина Камалиева әйтүенчә, йөрәк белән бәйле булуы мөмкин.

Аманулла белән иртәгә — 1 июль  Г. Кариев исемендәге Казан татар  дәүләт яшь тамашачылар театрында хушлашачаклар. Бу хакта театрның инстаграмдагы рәсми аккаунтында хәбәр ителә.

Әмир Камалиев Аманулла тәхәллүсе белән иҗат итте. Күренекле драматургка 2020 елның маенда 60 яшь туласы иде. Аның соңгы эшләренең берсе – ТНВ каналында төшереләчәк “Рәхәт яшибез!” ситкомы өчен сценарийлар. Аның ситком әзерләүче креатив төркем белән эшләве билгеле.

 

Мәгълүмат: татар-информ

Бәйле