Җырчы Айдар Ракипов тән җәрәхәтләре алган. Әллә сугышкан? [видео]

-- Гузель

//Tatar today// Гүзәл Гыйбадуллина //

Күптән түгел Казанда Сабантуйлар гөрләп узды. Бу көнне бәйрәм аланнары эстрада  җырчыларын бергә җыйды. Тынычлык бистәсендәге сәхнәдә Резеда Шәрәфиева, Данир Сабиров, Ришат Төхвәтуллин, Гөлназ Батталова, Айдар Ракипов, Алинә Шәрипҗанова һәм башкалар чыгыш ясады.

Бу көнне сәхнә артында чыгышка әзерләнгәндә җырчы Айдарның тәнендә күгәргән урыннар һәм кулының яраланган булуын күргәннәр, моны күрүчеләрдә “җырчы әллә сугышты микән?”, дигән фикерләр туган.

Барысына да ачыклык кертер өчен без Айдарның үзе белән аралаштык, тәнендәге җәрәхәтләрнең кайдан булуын сорадык.

“Әйе. Чыннан да тәнемдә яралар бар. Алдагы көнне клип төшергәндә берничә тапкыр егылырга туры килде. Мин ясалма әйбер яртмыйм, шуңа күрә чынлап егылдым. Бүгенге көндә ясалмалык болай да күп. Кайбер вакытта дөреслекне ялганнан аеруы авыр.  Дуслар, сөйгән ярлар, хисләр дә ясалма булырга мөмкин хәтта”, дип уртаклашты Айдар.

Бәйле