Чаллыда пенсионерның мәетен үлгәннән соң бер атна үткәч кенә табып алалар, дип яза «Чаллы хәбәрләре».
21/24 йорт подъездларының берсендә яшәүчеләр баскыч читлегендә авыр ис сизеп ала һәм полиция хезмәткәрен чакырта. Анда 79 яшьлек хатын-кызның мәете табыла. Бу вакытта аның үлгәненә бер атна үткән була.
Хәзерге вакытта үлемнең сәбәпләре ачыклана, тикшерү эшләре алып барыла.
Фото - pixabay.com, мәгълүмат chelny-izvest.ru сайтыннан