Казанда ток сугудан 26 яшьлек фотограф һәлак була

-- Alfia

Казанда металлоконструкцияләр җитештерү цехында ток сугудан 26 яшьлек фотограф һәлак булган.

Фотографны металл конструкцияләре җитештерү предприятиесенә фоторәсемнәр ясарга чакыралар. 26 яшьлек егет цех хуҗасын көтеп тормыйча, төшерә башларга карар кыла. Шуның нәтиҗәсендә фотографны ток суга. Егет шунда ук җан бирә.

Фаҗига факты буенча «Саксызлык аркасында кеше үлеменә китергән төзелеш яки башка эшләрне алып барганда, куркынычсызлык кагыйдәләрен бозу» маддәсе буенча җинаять эше кузгатыла.

 

Мәгълүмат һәм фото kazan.aif.ru сайтыннан

 

Бәйле