Казанда бер ата 1,5 яшьлек кызын үтергән

-- Alfia

Казанда бер ата 1,5 яшьлек кызын чәнчеп үтергән.

Казанда 35 яшьлек ир кеше кызын пычак белән чәнчеп үтергән, соңыннан, хатынына шалтыратып, аңа өйгә кайтырга кушкан. Анда хатын-кыз кызы һәм иренең канга баткан гәүдәләрен таба. Ир кеше башта баласының муенына пычак кадый, ә соңыннан үзенә дә кул салмакчы була. Ир-атны реанимациягә алып китәләр.

Урында тикшерүчеләр эшли. «Үтерү» маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган.

 

Мәгълүмат oka.fm сайтыннан

 

 

Бәйле