Улларына Google дип исем кушканнар

-- irina

Индонезиядә яшәүче 27 яшьлек Элла Карин йөклелегенең җиденче аена җиткәндә ире Анди Кахья Сапутра туачак сабыйга исем эзләргә керешә.

Улының тормышына уңыш алып килерлек нык үзенчәлекле исемне төрле чыганаклардан эзләп карый ул. Әмма күңеленә ятышлысын тапмый. Интернетта эзләнеп утырганда бүгенге тормышта заман технологияләренең нинди зур роль уйнавы турында уйланып китә ир. Һәм улына исем таба! Нарасыйга  Google дип исем кушалар. Алай гына да түгел, документка исем генә язылган, фамилиясе дә, әтисенең исеме дә теркәлмәгән. Шундый яңгыравыклы исемгә өстәмәләр кирәкми, дип саный әти кеше.

Малайның әнисе исә тәүдә бу исемгә каршы була, аннан күнә. Әмма шулай да 3 ай дәвамында балага “улым”, “бәләкәчем” кебек сүзләр белән эндәшеп, кешеләрдән аның исемен яшерә. Google исеменең яшерен мәгънәсен ул хәзер генә аңлаган һәм иренә үз сүзен сүз иткән өчен бик рәхмәтле икән. Малайның исеменнән көлүчеләр күп очрый ди. Әмма ата-ана улларының үскәч дөньякүләм танылып, лидерга әвереләчәгенә нык ышана.

Фото: соцсети

Чыганак: 120.su

Бәйле