Кыз баланы әтисе белән әнисе мәсхәрәләгән

-- irina

Ленинград өлкәсендә үз кызларын көчләүдә гаепләнеп ата һәм ана кеше кулга алынган.  

Кызга 16 яшь. Аңа каршы җенси гамәлләрне әтисе кылган. Кызның әтисе һәм әнисенә каршы җинаять эше кузгатканнар.

Бу хактагы мәгълүмат Ленинград өлкәсе буенча Тикшерү комитетының тикшерү идарәсе сайтында хәбәр ителә.
Тикшерү нәтиҗәсендә кыз баланы мәсхәрәләгәндә ана кешенең иренә каршы тормавы, хәтта көчләүдә актив булышуы ачыкланган. Ирле-хатынлы парның шушы җинаятькә охшаш вакыйгаларда катнашу-катнашмавы да тикшерелә.
“Ата кеше кызын көчләгән, ә хатын моңа юл куйган”, — диелә Тикшерү комитеты хәбәрендә.

Фото: pixabay.com

Чыганак: "Московский комсомолец"

Бәйле