«Тыйма мине. Бер елыйм, башка еламыйм»

-- Alfia

«Бер төш еш керә миңа. Кешеләрне күрәм, агачларны һәм әйләнә-тирәне. «Кара әле, – дим аптырап. – Мин бит күрә ала башлаганмын! Сукырайган идем түгелме соң?! Аннан соң уянып китәм. Төш кенә булган… Уянасы килми кайчак. Тагын керсен иде, иртәгә дә, дип телисең».

…Башкортстанның Кушнаренко районы, Кушнаренко авылында яшәүче Равия апа Рамазанова белән, «Ярдәм» мәчетендә таныштык без. Ул күрмәүчеләр курсына тернәкләндерү узарга килгән иде. Танышып, сөйләшеп киттек тә, шушы сүзләрне әйтеп куйды. 47 яшендә сукырайган. Егерме елга якын тоташ караңгылыкта яши. Бу хәлнең килеп чыгуына үзен дә гаепли, «Әгәр сакланган булсам, бәлки башкача булыр иде», – дип үкенә.

32 яшендә табиблар глаукома дигән диагноз куйган Равия апага. Аңа кадәр берни дә сизмәгән, яңа күзлек алырга килгәч, тикшеренгән вакытта гына ачыкланган бу хасталыгы. Шундук ике күзенә дә операция ясаганнар. Наркозлары җитеп бетмәгәндерме, операция төгәлләнгәндә айнып китә Равия апа һәм табибларның үзара сөйләшкәнен ишетә: «Уң як күзе әллә ни өметле түгел, күрсә биш ел гына күрәчәк!»

– Бу юраулары алай ук тиз чынга ашмады – 15 ел узгач кына сукырайдым мин. Бәлки тагын да озаграк артка чигереп булыр иде… Ләкин бер хата җибәрдем. Глаукоманың шундый яман чир икәнен белми идем. Гади күз чире итеп кенә кабул иттем. Ул авыр күтәрүне һәм иелеп эшләүне яратмый. Ә 32 яшь, үзегез беләсез бит – гаилә корып, балалар үстереп, дөнья корып кына яткан чак. Агачтан өй сала башлаган идек. Кемнедер яллатып эшләтергә акчабыз җитми иде. Шуңа ирем белән бергә бүрәнә күтәрдем. Ул өйдә озак яши дә алмадык, сазлыклы урын иде, бик тиз череде – кирпечтән яңа өй сала башладык. Аның кирпечен дә үзебез суктык әле җитмәсә. Хатын-кызның акылсызлыгы бу. Күзләр авырта иде. Ул приступ булып бик нык авырта. Кемнәрнеңдер башы, кемнәрнеңдер күзе авырта. Минем күз алмалары «чатный» иде. 8әр сәгать сызлый иде. Яшь ага, күз сызлый. Бернишләтеп булмый аны. Дару салсаң да – бетми, үз вакыты килмичә. Дару алырга да акча кызганган чакларым булды. Өйдә бер урынны билгеләп куйдым. Читкәрәк китәм дә, шуны карыйм: күрәмме, юкмы. Иремә: «Мәсгуть, бүген дә кирпечне сугабыз, яме, мин әле күрәм», – дия идем. Менә ул гамьсезлек – безнең татар, башкорт халыклары шушындый. Шундый тәрбия дә алганбыз инде без – әти-әниләр дә эш дигәндә үз-үзләрен кызганмады. Эшләделәр дә, эшләделәр. Алардан күреп, без дә шундый булдык. Шуңа күрә беркемгә дә үпкәм юк, мин үзем гаепле – үземне саклый алмадым, – дип сөйли әңгәмәдәшем.

Үзен кайчан да булса сукырлык көтәчәген белгән ул, тик операцияләр ярдәмендә, хәлне яхшыртып булмасмы, дип уйлаган. 47 яшьлек вакытында Равия апа Рамазановага операция ясыйлар. Бу эш барышында уң күзе шартлый. Шуннан соң ул тоташ караңгылык эчендә кала.

– Күзләрем күрми башлагач, тормыш беткән кебек булгалады. Андый чакларымны исемә төшерәсем килми. Операциядән соң, күзне карый торган караңгы бүлмәгә кертәләр. Берни күрмим бит инде. «Күрәсең, караңгылыкка гына ияләшә алмыйсың әле», – диләр. Сөенеп чыгам. Икенче көнне керәм – күрмим. Өченче көнне бер энә очыннан кадәр дә кергән яктылык булмагач, мин инде сукыраюымны аңладым. Елап торам, кызым әйтә: «Елама, бәлки тагын да начарайтырсың син аны елап», – ди. «Тыйма мине. Бер елыйм, башка еламыйм», – дидем.

Шуннан соң тормышын өр-яңадан башлый ул. Эшкә һәвәс, әрсез булуы тормышын дәвам итәргә көч бирә: күзе күргәндә ничек эшләгән булса, сукырайгач та шул ук эшләрен башкаруны дәвам итә. Бәлешен дә яңадан пешерергә өйрәнә, ашын да. Өен дә тәртиптә тота. Тик бер кыенлык килеп чыга: бу хәсрәт килгәндә Равия апаның улы армия сафларында хезмәт иткән. Аның белән ата-ана хат язышып аралашкан. Ире хат язарга яратмагач, күзләре күргәндә гел Равия апа үзе яза торган булган. Тик менә сукырайгач ничек язарга соң?

– Без аңа сукыраюым турында берни дә әйтмәдек. Малаем бик хөрмәт итә иде мине, минем өчен бик кайгырып яши иде. Шуңа күрә, белгәч, качар – кайтыр, дидем. Иптәшләренә, туган тумачаларга да тыйдым бу хакта әйтүләрен. Төннәрен утырып аңа хат яза идем. Имеш, берни булмаган, элеккегечә яшибез. Иртән хатны тормыш иптәшемә укып карарга бирә идем. Әгәр дә ул укый алырлык итеп язганмын, юллар берсенең өстенә берсе менеп китмәгән икән – хатны җибәрә идек. Әгәр укырлык булмаса – яңадан утырып язам. Менә шулай улыбыз кайткан көненә кадәр берни дә белмәде. Хатларны мин төнлә яза идем. Үземә шундый гадәт керттем: имеш, өйдә утны сүндергәннәр. Тиз арада хат язарга кирәк, чөнки иртән вакытым булмаячак. Һәм төн икәнен белгәч, тоташ караңгылыкта булган күзләремнең күрмәвен ничектер җиңелрәк кабул итә идем. Башка эшләремне дә төнлә эшләргә өйрәндем.

Улы армиядән әйләнеп кайткач, барысы да билгеле була, әлбәттә. Баласының ике ел буе читтә йөреп, исән-сау кайтыр вакыты җиткәч, иртәдән үк тәмле итеп ашарга пешерә, өстәл хәстәрләү белән мәш килә Равия апа. Бер мәлдә капка ачылган тавышны ишетеп, улының кайтуын аңлый. Тик аны каршы алырга дип йөгереп чыгарга кыймый, ишек яңагына сөялеп, сабыр гына көтә…

– Ирем чыгып йөгерде, мин ишетеп торам: әй, кочаклашалар, сөенешәләр. Ә мин бала янына чыгарга куркам. Чыгарга кирәк булса да, үземне тыеп алып, өйдә тордым. Ул керде, кочаклаштык, күрештек, көлештек. Бер күзем шартлап, борчак кадәр генә зурлыкта калганнан соң, мин кара күзлек киеп йөри башлаган идем. Ул күзлектән булгач, үзем дә аны-моны сиздермәгәч, улым башта берни дә аңламады. Ашап бетереп, өстәл яныннан торгач, күрәсең, кыеграк атлап киткәнмендер. «Әни, өеңне белмисеңме, адашасыңмы?» – диде улым. Күрмәгәнне сизеп калган кебек булды. Ипләп кенә янына барып утырдым да: «Улым, – дим. – Мин бит инде күптән сукырайдым»… «Ничек сукырайдың? Син бит операция ясаткан идең. Күзләрем әйбәтләнде, дидең ич?!» – дип өзгәләнде балам. Буласы булган, дидем. Үземнең дә ул мизгелдә җаным бик авырта иде, тик улымны борчымас өчен, елап җибәрүдән чак тыелып тордым, – ди Равия апа.

Менә шулай акрын гына тормышлары алга бара. Равия апа ире Мәсгуть абый белән тату һәм матур тормышта яши. Бер ел элек кенә ире бакыйлыкка күчкән әле. Балалары да өйләнешеп, кияүгә чыгып, башлы-күзле булган.

– Кияүләремне, киленнәремне күрәсем килгән вакытлар була. Аларны бер дә күргәнем юк бит. Тик моның мөмкин хәл түгеллеген аңлыйм да, аларның йөзләрен үземчә күз алдыма китерәм. Әгәр кинәт күрә башлап, каршыма килеп чыксалар, бәлки танымам да, билгеле, бөтенләй мин күзаллаган кебек түгелләрдер дә. Аннан тагын бер үзенчәлек: инде егерме ел була сукырайганыма. Бу вакыт эчендә, күрми торгач, кешеләрнең йөзләре дә онытыла икән. Тавышы буенча таныйсың, тавышларын хәтерлисең, ә менә йөзе онытыла. Шуңа күрә дә төшләр күрергә бик яратам мин. Төшемә туганнарым, балаларым керсә, бигрәк тә рәхәт була. Аларның битләре, кыяфәтләре хәтергә төшә чөнки. Күрми башлауның үз өстенлекләре дә бар аның. Колакның сагаюы көчәя, нык ишетүчәнгә әйләнәсең. Тавышның кайдан чыгуын, ни кадәр ераклыктан килүен аера башлыйсың. Кайвакыт тимер акча төшеп китсә, тәгәрәп-тәгәрәп бара, туктый. Шуны тавышы буенча кайда тукталуын чамалыйм мин. Күзләре күргән кешеләр дә, кая китте соң әле бу дип эзләп йөргәндә, шундый вак акчаларны секунд эчендә табып алам. Шаккаталар хәтта.

Тагын бер өстенлеге шунда – күзләре күрми башлагач Равия апа Рамазанова намазга баскан, бер атна эчендә намаз кылырга, догалар укырга өйрәнгән. Инде шактый еллар ураза да тота. Дингә басуына төп сәбәпче – моннан алты ел элек «Ярдәм» мәчетенә килеп эләгүе. Шуннан соң күңел тынычлыгы тапкан, Аллаһка тагын да якынайган.

Равия апа үзен бәхетле хис итеп, булганына куанып яши: яраткан әби, хөрмәтле әни ул. Балалары да өзелеп тора үзе өчен. Тик шулай да, күз авыртуларына карата игътибарлы булырга өнди: «Сәламәтлекне сәламәт чакта ук сакларга кирәк. Авырып китсәң – вакытында дәваланырга. Минем очрактагы кебек, берүк беркемнең дә авыруы үкенечкә калмасын», – ди ул.

Айгөл ЗАКИРОВА

 

Мәгълүмат beznen.ru сайтыннан
Фото kctg.com.ua сайтыннан

Бәйле