Әлмәттә ир-атның диспетчерлык пунктында эшләүче хатынны пычак белән үтерүен күзәтү камералары төшерә

-- Alfia

2 июльдә Әлмәт шәһәрендә диспетчерлык пунктында эшләүче 38 яшьлек хатынны үтергәннәр. Әлеге җинаятьне күзәтү камерасы төшереп торган. Бу турыда «Татар-информ» агентлыгы хәбәр итте.

Диспетчерлык пунктында эшләүче хатынны пычак белән кадап үтерәләр. Бу хатын машина йөртүче бер ир-ат белән бәхәскә керә. Шуннан соң ир-ат диспетчерның муенына, эченә берничә тапкыр пычак белән кадый һәм чыгып кача.
Яраланган хатынны хастаханәгә озаталар. Ләкин ул реанимациядә вафат була.
Әлеге җинаятьтә шикләнелеп 42 яшьлек ир-ат тоткарлана. «Үтерү» маддәсе буенча җинаять эше кузгатыла.
Коточкыч җинаять мизгеле кадрлары социаль челтәрдә таралган.

 

Мәгълүмат "Татар-информ" агентлыгы

Бәйле