Мәчетләрне видеокамералар аша күзәтеп торачаклар. Татарстан җитәкчелеге моңа катнашыбыз юк ди

-- Alfia

Казан Кирмәне вәкиле мәчетләрдә видеокамералар урнаштыруга Татарстан җитәкчелегенең катнашы юк ди. Шул ук вакытта видеокүзәтү мөселманнарның иминлеген тәэмин итү өчен кирәк дип саный.

Татарстан президентының рәсми вәкиле Лилия Галимова Казан мәчетләрендә видеокамералар урнаштыру белән бәйле хәлгә аңлатма бирде.

«Мөһим әйбергә игътибар юнәлтәсем килә. Дөньяви дәүләт принцибы дини оешмалар эшчәнлегенә катнашырга мөмкинлек бирми. Мондый оешмаларны мөселманнарның диния нәзарәте идарә итә. Шуңа күрә без монда катнашмыйбыз», диде Галимова брифингта.

Казан Кирмәне вәкиле мәгълүматынча, «бу мәсьәлә кеше күп җыелган урыннарда иминлек чаралары тәэмин итү белән бәйле».

«Бу очракта камералар урнаштыру мәчетләргә йөрүчеләрнең иминлеген тәэмин итү өчен кирәк», диде Галимова.

Ул тулырак мәгълүмат алу өчен Татарстан мөселманнарының диния нәзарәтенә һәм «Имин шәһәр» проекты белән шөгыльләнүче хокук саклау оешмаларына мөрәҗәгать итәргә кушты.

Күптән түгел «Таттелеком» ачык акционерлык җәмгыятенең Татарстан мөселманнары диния нәзарәтеннән Казан мәчетләренә керү мөмкинлеген бирүне таләп итүе билгеле булды. «Таттелеком» Татарстанның мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы заказы белән Казан мәчетләрен видеокүзәтү системы белән тәэмин итү проектын гамәлгә ашыруга әзерләнә диелде.

Әлеге башлангычка Казанның кайбер мәчетләре имамнары каршы булуын белдерде. «Миргазиян» мәчете имам-хатыйбы Габдрәүф Зәбиров «бездә үз эчке камераларыбыз бар, ә өстәмәләрен Федераль иминлек хезмәте һәм Эчке эшләр министрлыгы кушуы белән куймакчылар», диде. Имам мондый күзләү Русия кануннарына туры килми дип саный.

Татарстан меселманнарының диния нәзарәте конституцион хокуклар бозылмаячак дип белдерә. «Видеокамералар мәчетләрнең әйләнә-тирәләрен һәм эчке биналарын күздән үткәрүне гамәлгә ашырырга һәм кирәк чакта, мәхәллә кешеләренә куркыныч янаганда, шулай ук төрле хокук бозу очраклары килеп чыкканда оператив рәвештә җавап бирергә мөмкинлек бирәчәк. Мәчетләрдә видеокамераларның булуын профилактика чарасы дип бәялибез: хокук бозучылар, кагыйдә буларак, видеокамералар белән каралучы территориягә бәреп кермиләр. Шулай итеп, урлашу яки террорчылык актлары кылу куркынычы кимиячәк.

“Имин шәһәр” программасы кысаларында гамәлгә ашырыла торган Диния Нәзарәтенең әлеге башлангычы Казанның барлык имам-мөхтәсибләре тарафыннан хуплау тапты. Ул мәхәллә кешеләренең мәнфәгатьләрен күздә тота һәм аларның шәхси тормышларының кагылгысызлыгын һәм конституцион хокукларны бозмый, чөнки шәхси мәгълүматларны таратуны күздә тотмый», диелә Татарстан мөфтиятенең матбугат хезмәте хәбәрендә.

Мәгълүмат чит ил агентлыгыннан

Бәйле