Банктан 20 миллион сумнан артык акча урлаган Луиза Хәйруллинаны Казанда бер фатирда тоткарлаганнар.

Кассир булып эшләүче ханым Казанда арендага алынган фатирда тоткарлана.

РФ Эчке эшләр министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, аңа карата РФ Җинаять кодексының 160 статьясындагы 4 маддәсе  буенча җинаять эше кузгатылган.

«Хәзер аның белән тикшерү эшләре алып барыла. Урланган акчаларның урыны ачыклана», — дип хәбәр итте Россия Эчке эшләр министрлыгының рәсми вәкиле Ирина Волк.

Чыганак: Бизнес-онлайн

Бәйле