Әлмәттә ир-атның диспетчерлык пунктында эшләүче хатынга ташлануының сәбәбе билгеле

-- Alfia

2 июльдә Әлмәт шәһәрендә диспетчерлык пунктында эшләүче 38 яшьлек хатынны үтерүләре турында хәбәр иткән идек.

Әлмәттә автобус йөртүче диспетчер хатынны башка ир-атка көнләп үтергән, дип сөйләгән Россия тикшерү комитетының Татарстан буенча тикшерү идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Андрей Шептицкий.

«Тикшерү версиясе буенча, Сарвит Паймухин үз автобусын ремонтлаган вакытта аның янына предприятиедә диспетчер булып эшләүче 38 яшьлек хатын килгән. Алар аралашкан арада, хатын-кыз телефонына башка ирдән хәбәр килгән. Әлеге хәбәрдә очрашырга тәкъдим ителгән», — дип сөйләгән Шептицкий.

Нәтиҗәдә, Паймухин аңлатуны тыңлап тормыйча, тәрәзәне ваткан һәм хатын-кызга һөҗүм иткән.

Тикшерүчеләр әлеге хәлне җентекләп өйрәнәләр.

 

Мәгълүмат tatar-inform.ru сайтыннан
Фото dp.informator.ua сайтыннан

Бәйле