Ваһаповфест командасының элекеге солисткасы Айсылу Габдинова урынына килүче билгеле

-- Alfia

// Tatar today //

Ваһаповфест командасы яңарды. Бу хакта Азат Абитов инстаграм челтәрендә яза.

Ваһаповфест командасы үз составына фестиваль лауреаты Рүзилә Бәдретдинованы ала. Аңа 18 яшь, ул Сарманда туып үскән. Алабуга мәдәният һәм сәнгать көллияте студенты.

Кыз үзенә Зәлилә тәхәллүсен алган. “Күптән түгел зур хыялым чынга аша башлады. Бер яктан, һичшиксез, шатмын, икенче яктан бик дулкынланам. Җыр-моң дөньясында хәерле сәфәрләр теләгез миңа”, — дип яза Рүзилә.

5 нче июнь көнне Сарман районы Җәлил посёлогында Вагаповфест командасы составында Рүзилә беренче чыгышын ясады. “Ваһаповфест белән бергә тәүге эшләвем уңышлы булды. Дуслашырбыз дип ышанып калам. Җәлил халкына, үземнең райондашларыма зур рәхмәтләремне белдерәм. Яңадан шушындый концертларда бергәләшеп, гөрләтеп җырларга язсын”, — ди ул.

 

Мәгълүмат Зәлиләнең инстаграм битеннән

Бәйле