Җиде яшьлек Динә Сибгатуллина яшьтәшләре белән мәктәпкә бара алырмы, әлегә билгесез. Сабыйның кечкенә иңнәренә өлкәннәр дә күтәрә алмаслык хәсрәт килгән. Балада – яман шеш авыруы.
– Язмыш мине бик күп сынады. Кайчак гаиләбезгә килгән бу хәсрәтләрне уйлыйм да үземә урын тапмыйм. Алга таба яшәргә көчне каян алыйм, дип елаган чакларым да күп, – дип сөйли Динәнең әнисе Альбина ханым. – Яман шеш авыруы безнең гаиләне камап алды. Иң элек олы улым Данис, мәктәпкә керергә йөргәндә, шушы авыруга дучар булды. Лимфа бизләре зурайган иде. Тормышның асты өскә килде. Без мәктәпкә түгел, хастаханәгә киттек. Бик күп тапкыр химия терапиясе алдык. Баланы югалтам, ахры, дигән вакытлар да күп булды.
Шөкер, табибларга вакытында эләгүнең файдасы тигән: Данис әкренләп савыккан. Быел 11 яшен тутырган. Әнисе, яңадан бер кат тикшерү узасыбыз бар әле, ди. Тик менә вакытлары гына юк. Икенче баласы белән тагын хастаханә юлын таптый башлаганнар. Табиблар Динәнең башында шеш күреп ала.
– Мин хәтта диагнозын да әйтә алмыйм. Дөресрәге, андый сүзне әйтергә тел әйләнми. Баламның башында катлаулы шеш икәнен төгәл беләм. Ул, үсә-үсә, аның күзләренә зыян китерде. Казан табиблары безне Петербургка җибәрде. Анда ике катлаулы операция ясаттык. Әмма баштагы шешне бөтенләе белән алып ташлый алмадылар. Бетерү өчен нурланыш кирәк, диләр. Тик аны ноябрь аена гына билгеләделәр, – ди Альбина. – Петербургтагы дәвалауны көтмичә, без Казанга кайттык. Үз табибларыбыз янына баргач, алар, нурланышны биредә дә алырга була, дип әйттеләр. Әмма Петербургта дәвалануның яхшырак булуын яшермиләр. Тик анда чират һәм күп акча кирәк, 1 миллион 800 мең сум сорыйлар.
Альбинаның ике баласында гына түгел, әнисендә һәм ирендә дә – яман чир.
– Әнием көчле рухлы. Безнең кебек елап утырмый. Мине дә әрли әле. Начар уйламаска куша. Хәзер табибларга күренеп тора. Әле менә соңгы баруында сөенеп кайткан, анализлары яхшы, – ди Альбина. – Иремнең тамагы авырта иде. Без ангинасы бар дип йөрдек. Начар авыру дип башыбызга да килмәде. Чак гына соңга калмадык. Аңа да онкология диспансеры юлын таптарга туры килде. Инде хәзер сөйләшүе үзгәрде, ул да табибларга күренеп кенә тора. Эшли дә алмый. Әле ярый, авырса да, әни эшли ала. Безне ташламый. Гаиләбезне ашата. Кайчак кая барып бәрелергә дә белмим. Әмма сабыйларым хакына яшәргә, көчле булырга кирәк, – ди ул.
Чыганак: Ватаным Татарстан