Луизаны үз балалары “саткан”мы?

-- Лейла

20 миллионнан артык акча урлап качкан Луиза Хәйруллинаның кайдалыгын хәбәр иткән кешегә 1 миллион сум акча вәгъдә иткәннәр иде. Тик “Лента.ру”, хокук саклау органнарындагы чыганакка таянып, хатынны үз балалары “саткан” дип белдерде.

“Хәйруллинаның балаларының берсе картәтисенә шалтыраткан. Хокук саклау органнары хезмәткәрләре шалтыратуның Казандагы фатирдан булуын тиз ачыклаган”, – дип белдергән чыганак.
Әмма Луизаның әтисе әлеге мәгълүматны кире кага. Рәмил М. моны журналистлар уйлап чыгарган дип белдергән “kp.ru”га. Ул элеккечә якыннары белән «алар югалырга ике көн кала сөйләштем» дип бара…

Чыганак: Лента.ру

Бәйле