АШЫГЫЧ ХӘБӘР: «КАРАШ» төркеме юлда күңелсез хәлгә очырый [фото-видео]

-- Гузель

//Tatar today// Гүзәл Гыйбадуллина//

Казахстанның Уральск шәһәренә чыгыш ясарга барганда «КАРАШ» төркеме күңелсез хәлгә очырый, ярты юлда машиналары ватыла.  «Әлеге вакытта без юлда торабыз. Ничек барып җитәсен үзебез дә белмибез. Әле яныбызга бер машина килеп туктады. Иң кызыгы шунда, машинаның артына «Надежда», дип язылган. Егетләр белән, «Надежда прибыла», дип көлештек. Үзебезнең машинаны кабызып җибәрергә Коля исемле абый ярдәм итә», дип сөйләде безгә төркемнең администраторы Земфира. 

Бераздан Земфира Коля абыйның ярдәм итә алмыйча, Уральскка кадәр алып барып җиткерергә тәкъдим итүен әйтте. «Без юл өстендәге бер авылга кадәр машинаны буксир белән алып килдек, аны шунда калдырып, юлны «попутчиклар» белән дәвам итәбез»,  дип уртаклашты Земфира.

Бәйле