Салаватның мәрхүм гармунчысы Шәфәгать Салиховка багышланган зур вакыйга була [фото-видео]

-- Alfia

// Tatar today //

6 июль Татарстанның Азнакай районы Татшуган авылында район җитәкчелеге катнашында татар җыр сәнгатенең легендасы, виртуоз баянчы Шәфәгать Салихов истәлегенә багышланган “Бер егет гармун сайлый” кичәсе уздырылды. Шәфәгать Салиховка истәлек тактасы ачылды. Чарада аның иҗатташ дуслары, эстрадабызның популяр җырчылары, гармунчылар катнашты.

Шәфәгать Салиховның төпчек кызы Миләүшә Салихова үзенең инстаграм битендә әтисенең исемен мәңгеләштерүгә үз өлешләрен керткән кешеләргә рәхмәт сүзләрен җиткерә.

 

Мәгълүмат aznakaevo-rt.ru сайтыннан, Миләүшә Салихованың инстаграм битеннән

Бәйле