Айгөл Бариева Америкадагы туганнары белән нинди телдә сөйләшә?

-- Alfia

// Tatar today //

Айгөл Бариева Америкадагы яшәүче туганнары белән Казанда гаилә бәйрәмендә күрешә. Алар популяр җырчының әтисе Шамил Бариевның бертуган абыйсы Наил абый Бариев һәм аның хатыны Сурия апаның 80 яшьлек юбилеена җыелганнар. Бу хакта ул инстаграмда яза.

Айгөл Бариева туганнан туган сеңлесенең кызлары турында ерак Америкада тууга һәм шунда яшәүләренә, Россиядә беренче тапкыр булуларына карамастан, татар телен, традицияләрен, культурасын онытмауларын әйтә.

“Кызлар дәү әни һәм дәү әтиләре өчен ”Кәрия-Зәкәрия” җырын махсус яңача үзгәртеп башкаралар”, — ди җырчы.

Халык артисты әйтүенчә, алар хәтта бик еракта, башка илдә яшәсәләр дә, туганлык хисләре барыбер бер-берсен шунда ук сизде.

Шушы постлар астында кызык кына фикер алышу да бара. “Бик кыю кызлар, афәрин, бәхетле булсыннар”, “Бу балаларның ата-аналары молодцы, туган телне өйрәткәннәре өчен, Казанда яшәп тә, татарча белмәгән татар балалары бик күп”, “Афәрин, бик матур татарча җырлыйлар”, — дип язалар.

 

Мәгълүмат Айгөл Бариеваның инстаграм битеннән

Бәйле