Андрей Малаховның “Прямой эфир” тапшыруын бер дә калдырмыйча карап баручы билгеле

-- Alfia

// Tatar today //

Андрей Малахов инстаграмында “Прямой эфир”ны һәрчак карап баручы нәни актриса, алып баручы, “Лучше всех” тапшыруы җиңүчесе Ева Смирнова белән таныштыра.

Евага тележурналист Малахов бик ошый, ул аны “классный” дип атый. Кыз күзлекле ирләр нечкә күңеле була дигән фикердә. Бу хакта Андрей Малаховның бер фильмда ишеткәне булган.

Телевидение алып баручысы Еваны күзен тикшертергә врач-офтальмологка барырга күндергән, чөнки Малаховның күзләрен күзлекләр өчен бик яхшы линзалар кайгырта һәм врач мондый линзалар белән күзнең күрү сәләте үзгәрмәгәнен әйткән.

Шушы фото астында кызыклы фикер алышу бара. Аларның Андрей Малаховка һәм аның тапшыруына теләктәшлек белдергәннәре дә, шул ук вакытта каршы булганнары да бар. “Мин дә бер дә калдырмыйм аның эфирын, тик мине Малахов тапшыруга чакырмый”, “Сезнең ташыруыгыз бөтенләй балалар өчен түгел. Мин шикләнәм, үз улыгызга күрсәтәсезме икән”, “Андрей, сез телевидениедә иң яхшысы. Галкин сезнең кебек булырга тырыша, ләкин аның барып чыкмый. Галкин өчен җитди темалар бармый. Сезгә тиңнәр юк, бар гаиләм сезне бик ярата”, “Программалар, әлбәттә, балалар өчен түгел. Ләкин күбесе тормыш проблемаларын күтәреп чыга”.

 

 

Мәгълүмат Андрей Малаховның инстаграм битеннән

Бәйле