Каты кыйналган 7 яшьлек Ингушетия кызының хәле һаман да үзгәрешсез кала

-- Alfia

«Ашыгыч балалар хирургиясе һәм травматология фәнни-тикшеренү институты» ның матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, Ингушетиядә кыйналган кызның хәле һаман да яхшырмый. Аның апасы балаларны каты кыйнау турындагы эш буенча кулга алынган булган.

Үткәрелә торган комплекслы терапиягә карамастан, баланың хәләтендә яхшыру юк, дип сөйли табиблар.

Табиблар билгеләп үткәнчә, хәзерге вакытта операция ясаудан тыелып торырга карар ителгән. Бу “тән тукымаларның” сәламәтләнү мөмкинлеген ачык билгеләү өчен кирәк.

Элегрәк хәбәр ителгәнчә, 4 июльдә Назрань хастаханәләренең берсенә имгәнгән җиде яшьлек кыз китерелгән. Кыз әтисе ягыннан туган апасы белән үскән. Нәкъ менә шул хатын-кыз төп шикләнелүче булып тора һәм кызны кыйнау турындагы эш буенча тоткарлана. Баланың әнисе аерым яши икән, ә әтисен таба алмаганнар.

Әлеге факт буенча төбәк буенча тикшерү комитеты җинаять эше кузгаткан.

Ингушетиядә бала киткән гаиләдән ике баланы алганнар. Кичә суд шикләнелүче хатынны ике айга кулга ала.

Кызны Мәскәүгә ашыгыч балалар хирургиясе һәм травматология фәнни-тикшеренү институтына күчерәләр. Шимбә көнне республикада бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Зарема Чахкиева журналистларга табибларның бик нык имгәнгән баланың кулын коткарып калуы турында хәбәр итте.

 

 

 

Мәгълүмат interfax.ru сайтыннан

Бәйле