Уфада 10 яшьлек кызны көчләүчене тапканнар

-- Лейла

Республиканың хокук саклау органнары хезмәткәрләре 10 яшьлек кыз баланы көчләгән ирне кулга алганнар. Полиция версиясе буенча, бу коточкыч хәл урманда була.

Башкортстан буенча  хәбәр итүләренчә, шимбә көнне полициягә башкаланың Калинин районында яшәүче ханымнан шалтырату теркәлә. Аның сүзләре буенча, билгесез ир ханымның кызын велосипедка утыртып Курочкин тавы янындагы агачлар посадкасына алып китә дә, баланы мәсхәрәли.

“Республика тикшерүчеләре җинаятьтә гаепләнүчене кулга алганнар”, — дип хәбәр итәләр полициядә.
Гаепләнүче –  1986 елда Благовещенскида туган, талау һәм урлашу маддәләре буенча берничә мәртәбә рәшәткә артында утырып чыккан зат. 2019 елның гыйнвар аенда гына ул иреккә чыккан һәм Уфада фатир арендалап торган.

Чыганак: РИА Новости

Бәйле