Күңеле җәрәхәтләнгән бала үзе белән булган куркыныч хәлләр турында беркайчан да онытмый

-- Alfia

Опека һәм иганәчелек бүлеге хезмәткәрләре тәрбиягә алынган баланың язмышы белән һәрдаим кызыксынып тормаса, ахыры фаҗигале тәмамланучы мондый хәлләр кабатланачак әле.  

Сүземне нидән башларга да белмим. Бер генә бала да бу якты дөньяга очраклы килми, ул кирәк булган өчен туа дисәм, моны гына беләбез инде. Безнең өчен чит бала юк дисәм, әледән-әле кабатланып торган җан өшеткеч хәбәрләрне ишетәсең дә, буш сүзләр генә сөйләмибез микән дип уйлап куясың. Соңгы вакытта әнә «ник тудым» көненә калган ятим балалар турында нинди генә сүзләр йөрми.

Ятимнәр хакында мин дә күп яздым, балалар йортларында да еш булырга туры килде. Бишәр, хәтта унышар ятимне үз канаты астына сыендырган гаиләләрдә дә булдым. Ул үксезләрнең «әти-әни» дип әйтә алырлык кайгыртучан гаиләгә килеп эләгүләрен, йөзләрендә нур балкуын, «безгә монда рәхәт» дип, ихластан сөенүләрен күреп, үзем дә куана идем. Бар ул андый гаиләләр, бар, бигрәк тә Мөслим якларында…Болай булса, тиздән балалар йортлары бетәчәк, ятимнәрнең барысы да гаиләләргә күчеп бетәчәк дип тә язганымны хәтерлим. Ләкин бер сөйләшү мине бу мәсьәләгә башкача карарга мәҗбүр итте.

– Бу хакта сөйләшергә иртәрәк әле, – дип, Лаеш балалар йорты директоры  фикеремне кырт кисте  бер баруымда. Ул баланы кире кайтару очраклары, тәрбиягә ятим алган ата белән ананың күпвакыт мондый җаваплы эшкә әзер булмавы хакында сөйләп китте. Хәзер менә ул әйткәннәрне исемә төшереп утырам.

Гомерен шул ятимнәр арасында уздырган 40 ел стажлы педагог белмичә әйтмидер. Ни генә димә, баланы кире кайтару, сабыйга карата физик көч куллану мисаллары юк дигәндә бер ишетелеп куя. Алексеевск районының бер авылында булган фаҗигане генә исегезгә төшерегез: Ирле-хатынлы Элла һәм Роман Григорьевлар  үзләренең ике баласы өстенә тәрбиягә тагын дүрт бала ала. Әти кеше тәрбиягә алган тугыз яшьлек кызны рәхимсез рәвештә кыйнап үтергәннән соң гына, балаларның йодрык астында яшәүләре ачыклана. Алар, күршеләре әйтүенчә, урамга чыгып йөрмәгән, кеше белән аралашмаган. Шулай да авылдашлары гаилә башлыгының кайчандыр хатынына кул күтәргәне өчен хокук саклау органнары тарафыннан җаваплылыкка тартылуы турында сөйләп торганнар. Опека һәм иганәчелек бүлеге хезмәткәрләре садизмга тартым сыйфатларга ия булган гаиләгә дүрт баланы ничек ышанып тапшырган икән? Алар – ятим язмышы өчен турыдан-туры җавап бирүче кешеләр – бу хәлгә ничек юк куя алды икән? Югыйсә республикада хәзер ятимне уллыкка-кызлыкка алырга, опекун булырга теләүчеләр өчен ата-ана мәктәпләре эшли бит. Анда барына да өйрәтәләр. Бала бит ул уйнап туйганнан соң ыргытырга уенчык та, сатып алына торган тауар да түгел. Ә күңеле җәрәхәтләнгән бала үзе белән булган куркыныч хәлләр турында беркайчан да онытмый. Онытмый гына түгел, ул гел аның уенда… Аннан соң каян чыга җинаятьчеләр дип хәйран калган булабыз. Сорауга җавабы әнә шунда яшеренгән. Гадәттә без җәмәгатьчелекне, хокук саклау органнарын гаилә эшләренә тыкшынмаска чакырабыз. Ләкин монысы башка очрак. Биредә опека һәм иганәчелек бүлеге хезмәткәрләре ятимнең язмышы белән кызыксынып торырга, аннан кул сузымында гына булырга тиеш! Бу аларның төп бурычы. Теләсә кем кулына бала тоттырып җибәрүчеләр үзләре дә катгый рәвештә җаваплылыкка тартылырга тиеш дип саныйм. Бу очракта исә опека һәм иганәчелек бүлеге хезмәткәре 1,5 елга шартлы рәвештә ирегеннән мәхрүм ителгән. Ә менә Россия Тикшерү комитетының Татарстан Республикасы буенча тикшерү идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе А. Шептицкийның әйтүенә караганда, Григорьевларга шушы көннәрдә суд булырга тора. Алар хәзер сак астында. Тиешле җәзаны алырлар дип уйлыйм.

Кызганыч, моның ише очраклар, әйткәнемчә, бердәнбер түгел. Григорьевларның балаларны кайчак ишегалдына чыгарып, чылбырга бәйләп куя торган гадәте булган диләр. Ярославль өлкәсенең бер авылында да булган андый хәл. Балигъ булмаган балалар белән эшләү комиссиясе вәкилләре бер өйнең ишегалдында баганага бәйләп куелган биш яшьлек малайны табып алалар.

Уллыкка-кызлыкка алырга җыенган әти-әнинең кайберсе үзенә ошаган баланы озак эзли: ул үзләренә охшаган да, бер күрүдә яратырлык та, теләкләренә җавап бирерлек тә булсын. Ярый бер бала булса, бая әйткәнемчә, ун бала ала башласаң, ничек белерсең, сизәрсең икән аларның үзеңнеке икәнен?! Бу игелекле эшләрнең асылында акча ятмый микән дип тә шикләнәсең кайчак. Бер уйласаң, әз түгел бит акчалары…Әлбәттә, бөтен гаиләләр дә шундый дип әйтмим. Үксез сабыйларны үз балаларыдай караучы-тәрбияләүче гаиләләр җитәрлек. Бары шулай булганда гына алар бер-берсенә иң кадерле, иң якын кешегә әверелә.

Авыл кешесе башка ул, дибез. Күрше бер-берсенең ничек сулавына кадәр белеп тора, алар бер зур гаилә булып яши дибез. Ә биредә менә «биек киртәләр» артында ни булганын берәү дә белмәгән. Ә бәлкем, белеп тә дәшмәгәндер. Шулай да, бу очракта бөтен җаваплылык урыннардагы опека һәм иганәчелек бүлегенә, балигъ булмаган балалар белән эшләү комиссиясе вәкилләренә, җәмәгатьчелек оешмаларына төшә. Ахыр чиктә, җавапны да аларга бирәсе. «Нәрсә караганнар?» дибез. Димәк, карамаганнар, карарга теләмәгәннәр.

 

Мәгълүмат syuyumbike.ru сайтыннан

Бәйле