«Борчылма, Гөлсирин, барысы да әйбәт булыр!»

-- Alfia

// Tatar today //

5 июль концерт вакытында Гөлсирин Абдуллинаның тавышы бетә һәм ул, җырлый алмыйча, сәхнәгә чыккан җирдән борылып кереп китә. Яшь җырчы тамашачыларыннан гафу үтенә. Ваһаповфест продюсеры Рифат Фәттахов аның белән табибка барулары турында яза.

«Гөлсирин белән атаклы табиб Рөстәм Бакиров янында булдык. Җыр — моң яратучы Рөстәм Сәйфуллович — бик күп татар сәнгатькәрләренең якын дусты. Бик күпләргә ярдәм итте һәм итә ул. Заманында Филүс Каһиров белән дә без аның янына килдек, ярдәм итте. Ә Ришат Төхвәтуллин  5 курста укыганда, дәүләт имтиханнары алдыннан бөтенләй тавышсыз кала язды. Тагын Бакиров янына килдек. Рөстәм Сәйфуллович, аның хезмәттәшләре Ришатны да бик тиз аякка бастырды. Бик зур рәхмәт сезгә, Рөстәм Сәйфуллович! Син дә, Гөлсирин, борчылма! Барысы да әйбәт булыр, Алла бирса! До свадьбы заживет!» — ди ул.

 

Мәгълүмат Ваһаповфест инстаграмыннан

Бәйле