Бала сатам, кем ала?..

-- Лейла

Австралиядә Дарвин шәһәрендә бер гаилә улларын интернет-кибеттә 50 долларга (2,2 мең сум) сатуга куйган.

Аны уенчыклар сата торган бүлектә сатарга уйлаганнар һәм игъланга: “Бала әйбәт хәлдә” дип язганнар, янына фотосын да куйганнар. Сатучылар “товарны килеп алырга” дигән билге куярга да онытмаган.

Сайт кагыйдәләре буенча, анда кеше сату тыела. Ата-аналары әллә шаярган, әллә курыккан, игъланны тиз генә алып ташлаган.

Аңа кадәр Британиянең Уэкфилд шәһәрендә берәү хатынын сату турындагы игълан куеп бөтенесен хәйран калдырган булган. Ул аны пешерергә ярата һәм тәне матур дип мактап та алган.

Чыганак: today.kz/news

Бәйле