//Tatar today//
Иркәнең гаиләсе авыр кайгы кичә, җырчының әтисе вафат булган. Бу хакта Иркә инстаграмында хәбәр итте. «Авыр… Кайдан гына көчләр табыйм… Әтием, китте… Кайтмаска дип китте…», дип язган җырчы. Әлеге язма астында Иркәнең инстадуслары аның кайгысын уртаклашкан, сабырлык теләгән.
Моннан берничә ел элек Иркә әтисенә хөрмәт йөзеннән, исемен дә үзгәрткән иде. Бу хакта ул «Шәһри Казан» журналистлары белән әңгәмәдә сөйләгән.
Әмма әлегә документларым буенча Айгөл булып йөрим. Туылысынча үзгәртергә теләк бар, әмма вакыт җитми тора. Анан мөһимрәк эшләр бар дип әйтимме?! Якын киләчәктә алынырмын дип уйлыйм.
Миңа барыбер күпчелек Иркә дип дәшәләр. Иремнең бөтенләй дә Айгөл дигәне юк. Әти-әни “кызым” ди, өч абыем гына Айгөл дип эндәшә. Калганнар өчен мин – Иркә», дигән ул.