Җырчы Иркәнең гаиләсе авыр кайгы кичерә

-- Гузель

//Tatar today//

Иркәнең гаиләсе авыр кайгы кичә, җырчының әтисе вафат булган. Бу хакта Иркә инстаграмында хәбәр итте. «Авыр… Кайдан гына көчләр табыйм… Әтием, китте… Кайтмаска дип китте…», дип язган җырчы.  Әлеге язма астында Иркәнең инстадуслары аның кайгысын уртаклашкан, сабырлык теләгән.  

Моннан берничә ел элек Иркә әтисенә хөрмәт йөзеннән, исемен дә  үзгәрткән иде. Бу хакта ул «Шәһри Казан» журналистлары белән әңгәмәдә сөйләгән.

«Мин — гаиләдә озак көтеп алынган кыз бала. Кыз туганын белгәч үк, әтиемнең шулкадәр Иркә исемен кушасы килгән, тик алар әбиемнең васыятен үтәргә булганнар. Әбием үлер алдыннан: “Кызыгыз туса, зинхар, Айгөл кушыгыз”, — дип әйтеп калдырган. Олы кешенең әйткән сүзе зур ихтирамга лаек булгач, миңа ул исемне кушканнар. Әмма әтинең дә теләге тормышка ашты: 28 яшемдә мәчеттә Иркә исемен мулла кушты.

Әмма әлегә документларым буенча Айгөл булып йөрим. Туылысынча үзгәртергә теләк бар, әмма вакыт җитми тора. Анан мөһимрәк эшләр бар дип әйтимме?! Якын киләчәктә алынырмын дип уйлыйм.

Миңа барыбер күпчелек Иркә дип дәшәләр. Иремнең бөтенләй дә Айгөл дигәне юк. Әти-әни “кызым” ди, өч абыем гына Айгөл дип эндәшә. Калганнар өчен мин – Иркә», дигән ул.

Бәйле