9 июль көнне Чаллыда ГЭС бистәсенә Мәләкәскә елгасы күперендә өч эшченең өстенә багана төшә.
Чаллыда күпердә фонарь баганасы төшүдән зыян күргән кешеләрнең берсе хастаханәдә үлгән. Бу хакта «Татар-информ»га Автоград ашыгыч медицина ярдәме хастаханәсеннән хәбәр иткәннәр.
«Бер эшче имгәнүләр аркасында хастаханәдә үлгән. Икесе уртача авырлыктагы хәлдә, аларның тормышларына берни дә янамый», — дип хәбәр иткәннәр хастаханәдә.
Хәзерге вакытта Татарстан Республикасы буенча Россия Тикшерү комитетында әлеге гадәттән тыш хәл факты буенча тикшерү үткәрелә.
Мәгълүмат: tatar-inform