Фирдүс Тямаев гастрольдә нәрсә комачаулавын әйткәннән соң, аңа кайберәүләрне блокларга туры килә

-- Alfia

// Tatar today // Зәринә Хуҗина, КФУ студенты //

Фирдүс Тямаев үз группасына өстәмә кешеләр җыя, әмма таләпләр үзгә, бу укучыларда төрле фикерләр тудырды, кайбер әче теллеләрне җырчы блокка куюын да әйтте.

Популяр эстрада җырчысы үз группасы “Тямай бандасы”на киләсе сезонга өстәмә кешеләр җыя. Аңа бер биюче кыз, барабанчы һәм соло-гитарада уйнаучы кирәк, әмма аларга карата таләпләр каты. Бу укучыларда төрле фикерләр тудырды һәм кайбер әче теллеләрне җырчы блокка куюын да әйтте.

“Өйләнмәгән, кияүгә чыкмаган, кызы-егете булмаган булсын. Гастрольдә йөргәндә “мешать” итәчәк. Әгәр дә чын армия тормышын татыйсыгыз килсә, мин сезне көтеп калам. Языгыз, очрашырбыз, сөйләшербез, аңлашырбыз. Мин сезне “просто люблю и всё”, — ди Фирдүс Тямаев.

Видеоязма астында фикер алышу бара. ralifiamaliev аккаунты: «Сиңа,Тямай, барам дип, хатын белән аерылышып булмый инде», -дисә, hairulina.rr аккаунты: «Эх, жалко, әгәр дә барабанда уйнарга өйрәнсәм дә булмый икән, ирем бар», — дип үкенеч белдерә.

aigul.kiu28.12 исә Фирдүс Тямаевка теләктәшлек күрсәтеп: «Аңламыйм кешеләрне. Фирдүс абый шартларны “чётко” әйтеп бирде, ник бәйләнәсез. Дөресен әйтә, пары булса, эштә бик кыен булачак. Гел контроль», — ди.

 

 

Мәгълүмат Фирдүс Тямаевның инстаграм битеннән

Бәйле