Элекке ире Айгөл Зәйнуллинаны («Болгар кызлары») чит илгә чыгарттырмый, 2 бала әнисе шок хәлендә

-- Alfia

// Tatar today //

«Болгар кызлары» солисткасы Айгөл Зәйнуллина үзенең инстаграм битендә янәдән халыкка мөрәҗәгать итеп, видео урнаштыра.

Видеодан беленгәнчә, ул үзенең төркеме белән Стамбул шәһәрендә Татарстан өчен чыгыш ясарга тиеш булган. Ләкин Айгөл анда бара алмаган. Аның кулында «суд карары нигезендә Россия чикләреннән чыгу тыела» дигән язу. Билгеле булганча, моның өчен аның ире суд приставына гариза язган. Нинди канун нигезендә иренең шулай эшли алганын Айгөл суд аша ачыклаячагын әйтә.

Ана кешенең балаларын күрмәгәнгә 9 июльдә бер ай булган. Кануннарны боза торып та, иренең Россия — Казахстан чикләрен үтә алуына Айгөл шакката. “Кайчан гаделлек хакимлек итәр? Кайчан кануннар үз көченә эшли башлар? Безнең илдә нәрсә майтарыла?” – дип халыкка мөрәҗәгать итә Айгөл Зәйнуллина.

 

Мәгълүмат Айгөл Зәйнуллинаның инстаграм битеннән

 

Бәйле