11 июль Алмаз үз төркемендә эшләүче, танылып килгән яшь җырчы — Зөлфирә Шәйдуллинага тәкъдим ясаган.
Алмаз тәкъдимне бик матур итеп ясаган. Яшь пар Казанның Яр буенда йоргәндә микрофоннардан Алмаз укыган шигырь яңгырый башлый. Ходулидагы озын кешеләр зур чәчәк бәйләме алып килеп бирә. «Аннары ни булганын аңламыйда калдым», — дип яза җырчы үзенең инстаграмында. Видеолардан күренгәнчә, кыз егетнең тәкъдименә «әйе» дип җавап биргән.
Яшь парларга бары тик бәхет телибез!
Мәгълүмат Алмаз Мирзаяновның инстаграмыннан алынды