Яшел Үзәндә яшәүче хатын-кыз 135 меңгә алдана

-- Лейла

Хатын-кыз товарны өчен акча күчерә һәм шуннан соң җинаятьче элемтәгә чыгудан туктый.

Яшел Үзәндә яшәүче хатын-кыз, велосипед алырга теләп, 135 мең сум акчасын урлаткан. Бу хакта Эчке эшләр министрлыгының матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

“Васильево бистәсендә яшәүче хатын полициягә сөйләгәнчә, ул Интернетта белдерү таба һәм товар кайтару турында сөйләшә. Аферистның барлык таләпләрен үтәп, аңа зур суммада акча күчерә. Шуннан соң “сатучы” элемтәгә чыгудан туктый”, — дип сөйләделәр полициядә.

Җинаятьченең номеры Пермь краенда теркәлгән булуы мәгълүм. Тикшерү эшләре бара.

Чыганак: Татар-Информ

Бәйле