Казанда тагын үлем алып килгән юл һәлакәте [видео]

-- Лейла

Юл-транспорт һәлакәте Вишневский урамында булган. Казанда «Лада» белән «Тойота» бәрелешкән, «Лада» тротуарга чыгып, җәяүлене таптаткан. Бу хакта шәһәр Дәүләт автоинспекциясеннән хәбәр иттеләр.

«Кичә кич Вишневский урамында «Тойота» автомобиленең йөртүчесе, башлангыч мәгълүматларга караганда, бер полосадан икенчесенә күчкәндә юл бирмәгән һәм зур тизлектә хәрәкәт иткән «Приора» белән бәрелешкән», — дип белдерделәр ЮХИДИ идарәсендә.

Нәтиҗәдә, «Приора» тротуарга чыгып, 48 яшьлек ир-атны таптаткан. Җәяүле шунда ук һәлак булган.

Чыганак: Татар-Информ

Бәйле