Юл-транспорт һәлакәте Раскольников урамындагы 19 номерлы йорт ишегалдында булган.
Чаллыда өч яшьлек кызны бәрдергән машина йөртүчене эзлиләр. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгына Чаллы буенча ЮХИДИ бүлегендә хәбәр иттеләр.
Юл-транспорт һәлакәте 14 июль Раскольников урамындагы 19 номерлы йорт ишегалдында булды. Билгеле булмаган машина йөртүчесе хәрәкәт барышында юлга чыккан кызны бәрдерә һәм авария урыныннан качып китә.
Мәгълүмат tatar-inform сайтыннан Фото aktanysh-rt.ru сайтыннан