Татарстанда һава торышы начараюга бәйле рәвештә шторм кисәтүе игълан ителде

-- Alfia

Начар һава торышы көн дәвамында һәм кич буе сакланачак.

Якындагы 1-3 сәгатьтә Татарстан территориясендә урыны белән яшенле яңгыр, боз явуы һәм җилнең көчәюе көтелә. Республика Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе шуңа бәйле рәвештә шторм кисәтүе игълан итте.

Начар һава торышы көн дәвамында һәм кич буе сакланачак. Җилнең тизлеге урыны белән секундына — 15-20, көчәйгәндә 24 метрга кадәр җитәргә мөмкин.

 

Мәгълүмат tatar-inform сайтыннан
Фото kovrov-city сайтыннан

 

Бәйле