3 яшьлек бала 2 мәет белән төн куна

-- Лейла

14 июль Мәскәүнең бер фатирында 28 һәм 32 яшьлек ике хатын-кыз мәете табылган. Яннарында берсенең 3 яшьлек баласы да булган. Тикшерүчеләрнең беренчел мәгълүматлары буенча, хатыннар билгесез матдәләр кулланып үлгән. Янәшәдә яткан шприцлар һәм тәннәрендәге инъекция эзләре дә шул хакта сөйли.

Берүзе 12сәгать мәетләр янында торган баланы табиблар тикшергән – ул сау-сәламәт, ул балигъ булмаган балалар белән эшләү бүлеге хезмәткәрләренә тапшырылган, дип хәбәр итә “Московский комсомолец”. Малай, бәлки, мәетләр янында озаграк та торыр иде, тик ваннада агып торган су аскы каттагы күршеләрне «батыргач”, ишекне каерып ачып керергә туры килгән.

Әлегә экспертиза тикшерүләре бара: үлем сәбәпләрен ачыклыйлар, кулланган матдәләр составын тикшерәләр.
Баланың әбисе Елена Ивановна фаҗига көнне ул шәһәрдән читтә урнашкан бакчасында булган. Кызы хакында ул тикшерүчеләргә: «Инна наркоман түгел иде, бер түбә астында яшәп шуны сизәр идем. Ул хәтта спиртлы эчемлекләрне дә бик өнәми иде. Баласы да бәләкәй, читкә чыгып йөрмәде: гел өй-эш-өй булды аның. Шәхси медицина учреждениесендә шәфкать туташы булып эшләде. Ә бу хатын белән ул бер-ике ай элек эшендә танышкан иде», —  дип сөйләгән.

Бәйле