Татарстанда бер егет балконнан автобус түбәсенә сикерә [видео]

-- Лейла

Казан үзәгендә бер егет балконнан автобус түбәсенә сикергән. Бу хакта социаль челтәрләрне кулланучылар хәбәр итте.

Әлеге хәл Карл Маркс урамында булган. Егет автобус якынлашканны көтеп торган һәм автобус өстенә балконнан сикергән.

Социаль челтәрләрне кулланучыларга егетнең әлеге гамәле бер дә ошамаган. Чыннан да егет юл һәлакәте китереп чыгарырга да мөмкин иде, бәхеткән андый хәл булмый калган.

Чыганак: Татар-Информ

Бәйле