Ата-аналар борчуда, Татарстаннан Кырымда ял итүче 40лап бала хастаханәгә эләгә

-- Лейла

Җәйге балалар аланында Татарстаннан 9 яшьтән алып 16 яшькә кадәр барлыгы 200ләп бала ял итә.

Кизләү (Евпатория) янында «Лучистый» балалар аланында ял иткән 40 баланы хастаханәгә ризык белән агулану сәбәпле салганнар. Хастаханәгә лагерьдә эшләүче әйдәманнар да эләккән. Ял итүче балаларның барысы да – Казаннан.

Ата-аналар «Бизнес Online» басмасына сөйләгәнчә, балаларга 16 июль иртәсендә үк начар булып киткән. Башта хастаханәгә 30 бала һәм 4 әйдәманны алып киткәннәр, аларда күтәрелгән температура, диарея һәм косу күзәтелгән. Аннары соң төнгә таба калган балларны да хастаханәгә илткәннәр. «Ризыклары яхшы булган, диетик туклану иде», ди балаларның ата-аналары.

Алан җитәкчесе Ренат Каюмов агуланган балаларның Казаннан булуын раслады, ләкин «ул җиңел үтте, балаларны хастаханәгә салырга туры килмәгән», дип белдерде. Шәһәр администрациясендә исә 40тан артык кешенең хастаханәгә салуын әйттеләр.

Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов әлеге хәлне үзе күзәтә, дип белдерде Казан кирмәне вәкиле Лилия Галимова. Ул балалар сәламәтлеге хәле турында даими хисап биреп торуны әмер иткән, эшкә Татарстан Роспотребнадзор бүлеге дә кушылган.

«Лучистый» балалар аланында Татарстаннан 9 яшьтән алып 16 яшькә кадәр барлыгы 200ләп бала ял итә. Кырымга сәфәрне «Черноморец» оешмасы оештырган.

Чыганак: ЧИТ ИЛ АГЕНТЛЫГЫ

Бәйле