Су коенырга китеп югалган ир-атны табалар

-- Лейла

52 яшьлек ир-ат коену тыелган урында су кергән. Кич белән су коенырга киткән һәм әйләнеп кайтмаган 52 яшьлек ир-атның мәетен Яңа Кенәр авылындагы плотинада тапканнар. Бу хакта «Татар-информ»га Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

«Кичә, 17 июль, 21.06 сәгатьтә 112 бердәм номерына ТР Арча районы Яңа Кенәр авылында плотинада ир-ат батып үлүе турында хәбәр килде», — дип сөйләделәр ТР Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының матбугат хезмәтендә.

Коткаручылар су төбен тикшерәләр һәм ярдан 25 метр ераклыкта һәлак булган кешенең мәетен табалар.

Һәлак булган кеше коену тыелган урында су кергән.

Фото: соцсети
Чыганак: Татар- Информ 

Бәйле