Казан Кремлендә Кырымда балаларның агулануы турында яңа мәгълүматлар бар

-- Лейла

«Кискен эчәк инфекциясе» диагнозы куелган 52 бала һәм биш вожатый Евпатория хастаханәсендә дәвалана. Кырымның «Лучистый» лагеренда агуланган Татарстан балалары һәм вожатыйларның хәле яхшыруга таба бара. Казан Кремленең рәсми вәкиле Лилия Галимова Хөкүмәт йортында узган брифингта шул хакта хәбәр итте.

«Кырым Сәламәтлек саклау министрлыгы мәгълүматлары буенча, хәзерге вакытта 52 бала һәм биш вожатый хастаханәдә дәвалана. Хастаханәгә тагын ике баланы китергәннәр. Табиблар аларны тикшергәч, җитди әйбер тапмау сәбәпле, яңадан лагерьга озаткан. Балаларны хастаханәгә салуның кирәге чыкмаган», — дип ачыклык кертте Галимова.

Хастаханәдә дәваланучы балалар һәм өлкәннәрнең хәле яхшыруга таба бара.

«Аларга табиблар тарафыннан «кискен эчәк инфекциясе» дигән диагноз куелган. Авыруларны шул диагнозга таянып дәвалыйлар. Җирле Роспотребнадзор белгечләре тикшерүләр үткәрә, алар тарафыннан азык-төлеккә ясалган анализ нәтиҗәләрен көтәбез. Нәтиҗәләр иртәгә көннең беренче яртысында әзер булырга тиеш. Шуңа карап, балаларның агулануына китергән сәбәпләр ачыкланачак», — дип искәртте Казан Кремленең рәсми вәкиле.

Евпатория хастаханәсендә Татарстанның балалар омбудсмены Гүзәл Удачина кизү тора. Ул Татарстан балалары агуланган вакытта Кырымга лагерьларны тикшерергә килгән булган. Кичә балалар һәм вожатыйларның сәламәтлегенә бәя бирү өчен ТР яшьләр эшләре министры Дамир Фәттахов та Кырымга юл тотты.

Әлеге вазгыять турында оператив мәгълүматны кайнар элемтә телефоны буенча алырга мөмкин: 8-967-772-87-77. Сорауларга «Черноморец» республика үзәге директоры Евгений Ветров (ул хәзер Евпаториядә) җавап бирәчәк.

Чыганак: Татар-Информ

Бәйле