Башкортстанда алты кеше, шул исәптән өч бала катерда бензин парлары шартланганда зыян күрә. Бу хакта Россия Тикшерү комитетының Татарстан буенча Тикшерү Идарәсе хәбәр итә.
Башлангыч мәгълүматлар буенча, 19 июль көнне Павловск сусаклагычында өч өлкән кеше һәм 3, 9 һәм 17 яшьлек өч бала катерда йөзә. Юлда двигатель сүнеп тора. Аны эшләтеп җибәрергә тырышканда, бензин парлары кабынып китә. Суднада булган барлык кешеләр төрле тән җәрәхәтләре алган. Зыян күрүчеләрне хастаханәгә салганнар. Бу хәлнең сәбәпләрен ачыклыячаклар.
Чыганак: "БИЗНЕС Online"