Марат Хәйруллин: «Луиза акчаны үзе генә урлады, мин берни белмим»

-- Лейла

Марат Хәйруллин хатыны банкны ялгызы гына талаган һәм ул акчаларның кайда булуын белмәвен белдерде. Бу хакта СобКор02.гu хәбәр итә.

Салаватта «Россельхозбанк»тан 25 миллион сум акча урлаган Луиза Хәйруллинаның ире «Беренче канал»да миллионнарны оттыруын, ә аннары, өй арестында булганда, акча оттыру турындагы тарихны хатынын яклаучыларның уйлап табуын хәбәр итте.

— Минем тапшыруны караган тамашачылар алдында гафу үтенәсем килә, — диде ул. — Мин анда хатынымны яклау белән шөгыльләнүче кешеләр басымы астында килдем. Әйткән барлык сүзләрем дә алар кушуы белән булды.

Марат Хәйруллин хәбәр иткәнчә, игромания һәм оттырган акчалар турында сөйләүне хатынының адвокатлары уйлап тапкан.
Әлеге тарихларның кайсы чын, һәм 25 миллион сум акча кая булган — әлегә бу сер булып кала.
Луиза Хәйруллина 2 сентябрьгә кадәр СИЗОда булачак. Аның ире -10 сентябрьгә кадәр өй арестында.
Шул ук вакытта Марат белән Луиза Хәйруллиннарның кызлары 12 яшьлек Регина һәм 8 яшьлек Елена бүген Салаватта, картәтисе Рамил Муллахмәтов тәрбиясендә.

Чыганак: http://www.sobkor02.ru

Бәйле