«Гнилой урод!» — Казандагы зур җәнҗалны видеога төшереп өлгерәләр [видео]

-- Лейла

Казан автобусындагы чираттагы инцидент билетларның дөрес булмавы аркасында килеп чыккан.

Кондуктор пассажирга валидатор ватык һәм түләү карталары кабул ителми, дип белдерә. Шул ук вакытта акча өчен ул алдан бастырылган билетларны тыныч кына тарата, бу исә хокук бозу булып санала. Бу хакта “Казанский репортер” хәбәр итә.  Болар барысы да 55 нче маршрутта “Бертуган Батталовлар урамы” тукталышы янында булды.

Шау-шу куптарган ир җәмәгать транспортының дәүләт номерын теркәргә чыккач, руль артында утырган ир-ат чыгып аңа каршы төшмәкче була. «Гнилой урод! Пошел вон отсюда!” – дигән сүзләрне ишетә пассажир кондуктордан.   Исегезгә төшерәбез, 2019 ел башыннан Казанда пассажирларның шикаятьләре аркасында 9 автобус йөртүче һәм 8 автобус кондукторы эштән чыгарылган иде.

Чыганак: Казанский репортер
Загрузка...

Бәйле

Добавить комментарий