Русиянең бер төбәгендә табиплар «баш күтәрә», чынбарлыкны сөйлиләр

-- Лейла

Орел өлкәсендәге табиблар, хезмәт хакы киметелү сәбәпле, көзге сайлаулар алдыннан төбәктәге хәлне үзгәртергә омтыла. Бу хакта Орел өлкәсе губернаторы администрациясе һәм хөкүмәте матбугат хезмәте идарәсе башлыгы урынбасары Полина Антонова хәбәр итә.

Июль урталарында табиблар үз хокуклары бозылуга зарланып, “Италия забастовккасы” игълан иттә. Табиблар сүзләренә караганда, ашыгыч ярдәм хезмәтен үзгәртеп корганнан соң, аларга шәһәрдә генә түгел, авыл җирлегенә дә хезмәт күрсәтергә туры килә. Шул ук вакытта хезмәт хакы элеккегечә кала, дип билгеләп үттеләр забастовкада катнашучылар.

Антонова сүзләренә караганда, хезмәткәрләргә хезмәт хакын закон кысаларында гына арттырырга мөмкин, «бер хезмәткәр теләге буенча гына түгел». Орел өлкәсе хөкүмәтендә бу хәлне “Дәүләт Думасына сайлаулар алдыннан ясалма төзелгән” ситуация  дип саныйлар.

Антонова ашыгыч ярдәм хезмәткәрләреннән шикаятьләр килмәвен ассызыклый. Аның сүзләренә караганда, чынлыкта бернинди забастовка да юк.

Чыганак:  "БИЗНЕС Online"  

Бәйле