«Догаларымны чак укып чыктым»
Бер хәзрәт әйтүенчә, ул Сабан урамы тирәләрендә элек Дары бистәсе булган. 1970 елларда бистә зиратының бер өлешен җир белән тигезләп, аның урынына йортлар, кибетләр салганнар. Ул зират халык телендә Окольный зираты дип тә атала. Машиналар сатыла торган салон да бар анда. Бу тирәдә яшәүчеләр, шуннан машина алган берничә кеше юл һәлакәтенә эләккән икән, дип тә сөйләде. Алла белсен. Тик менә өйдәге тынычсызлыктан интегеп, хәзрәтне дога укырга чакыручылар чынлап та бар икән. Безнең белән сөйләшкән хәзрәт үзе дә берничә мәртәбә бер фатирга барган. «Догаларымны чак укып чыктым, хәлем китте. Яндым-пештем, тиргә төштем», – дип сөйли ул.
Халык телендә җенле урын дип йөртелгән урыннар Казанда тагын бар.
Аэропорт ягыннан кайтканда, бер таксист «үле кәләш» турында әкиятләр сөйләп куркыткан иде. Кайчандыр Столбище авылы тирәсендә шәһәргә борылганда, туй машинасы юл һәлакәтенә очраган, ди. Кәләш фаҗигадә һәлак булган. Аның рухы әле дә үзенә тынычлык таба алмый юлда йөри, имеш. Юлда үзем бернинди кәләш тә күрмәдем күрүен.
Җенле урыннарга сәяхәт
Горький урамы, 14нче йорт. Казанның иң җенле урыныдыр бу, мөгаен. Менә анда яшәүче күпләрнең, ир-ат күләгәсен күрдем, дип сөйләгәне бар. Нәкъ сәгать биштә чыга ди ул шәүлә. Бу хакта матбугатта да күп яздылар. Революциягә кадәр әлеге йортның беренче катында сәгать төзәтүче Ибраһимов яшәгән, диләр. Ул тәмле ашаган, хатын-кызларны бик яраткан, имеш. Моннан файдаланып, аннан көнләшүчеләр җиңел холыклы хатын-кызлар ярдәмендә Ибраһимовны кеше йөрми торган урынга китертеп үтергәннәр. Сәгать биштә йорттан чыгып керә торган шәүлә дә Ибраһимовныкы дип фаразлыйлар.
Арча зираты тирәсендә салынган йортта яшәүчеләр арасында да ярдәм сорап мәчеткә килүчеләр бар икән. Ул якларда үз-үзенә кул салучылар да күбрәк, диләр. Бу хәлләр дөрестерме-юктырмы, бер Алла белсен. Тик халык арасында мондый риваятьләр яши. Хәтта Казанның мондый серле урыннарына сәяхәт оештыручы агентлыклар да бар. Кызык өчен сорашкан идек, Казанның җеннәр яшәгән урыннары буйлап өч сәгатьлек экскурсия ике кешегә 9500 сумга төшәчәк. Кыскасы, маҗаралар эзләгән кешеләргә Казанда кызыклы урыннар җитәрлек.
Фәрит Сәлман, Изге Коръән вә Пакъ Сөннәт өйрәнү үзәге баш мөдире:
– Мөселман зираты өстендә йортлар төзелергә тиеш түгел, әлбәттә. Әгәр инде төзелгән икән, иң әүвәл шушы урында нинди зират, кемнең каберләре зыян күргәнен ачыкларга кирәк. Шул кешеләр рухына дога кылынырга тиеш. Фатирны сатып китүдән мәгънә юк, чөнки бу күңелсезлекләр башка кешегә күчәчәк. Андый урыннар Казанда бар. Восстание урамында чатта бер торакка үзеннән-үзе су тула иде. Ни хикмәт, бу су аска да китми. Хәзрәтләр барып догалар да укып карады. Ничек кинәт башланган булса, бу сәер хәлләр шулай кинәт бетте дә. Мондый хәлләргә ышаныргамы-юкмы, һәркем үзе хәл итә. Сихергә дә ышанмаучылар бар бит, үз башына төшкәч кенә нәрсә икәнен аңлый башлыйлар. Ничек кенә булмасын, кеше ышанмый дип кенә бар әйбер юк була алмый. Җеннәрдән, шайтаннардан саклану өчен, күбрәк дога кылырга тырышыйк.
Чыганак: Шәһри Казан