Казанда зират өстенә салынган йортта яшәүчеләр: «Төнлә аяктан тарталар»

-- Лейла

«Казанның Киров районы Сабан урамы тирәсеннән фатир алган идек. Тынычлыгыбыз югалды. Төнлә йоклап ятканда, кемдер аяктан тарта сыман. Тавышлар ишетәбез. Аптырагач, хәзрәт чакыртып, Коръән укыттык. Шуннан соң азрак тынычлап торган идек, тагын шул хәл кабатлана башлады. Баксаң, безнең йорт зират өстендә төзелгән икән бит. Белмәдек. Хәзер фатирыбызны арзан бәягә дә сатарга әзербез. Алучы гына юк», –дип укучыбыз, редакциябезгә шалтыратып, зарлары белән уртак­лашты. Укучыбыз үтенече буенча исем-фамилия, адресларны төгәл күрсәтмибез. Бу язманы кайбер хәзрәтләр миңа бөтенләй язмаска да киңәш иткән иде. Аллага тапшырып, тәвәккәлләдек инде. Казанның кайбер җенле урыннарын барладык.

«Догаларымны чак укып чыктым»

Бер хәзрәт әйтүенчә, ул Сабан урамы тирәләрендә элек Дары бистәсе булган. 1970 елларда бистә зиратының бер өлешен җир белән тигезләп, аның урынына йортлар, кибетләр салганнар. Ул зират халык телендә Окольный зираты дип тә атала. Машиналар сатыла торган салон да бар анда. Бу тирәдә яшәүчеләр, шуннан машина алган берничә кеше юл һәлакәтенә эләккән икән, дип тә сөйләде. Алла белсен. Тик менә өйдәге тынычсызлык­тан интегеп, хәзрәтне дога укырга чакыручылар чынлап та бар икән. Безнең белән сөйләшкән хәзрәт үзе дә берничә мәртәбә бер фатирга барган. «Догаларымны чак укып чыктым, хәлем китте. Яндым-пештем, тиргә төштем», – дип сөйли ул.

Халык телендә җенле урын дип йөртелгән урыннар Казанда тагын бар.
Аэропорт ягыннан кайтканда, бер таксист «үле кәләш» турында әкиятләр сөйләп куркыткан иде. Кайчандыр Столбище авылы тирәсендә шәһәргә борылганда, туй машинасы юл һәлакәтенә очраган, ди. Кәләш фаҗигадә һәлак булган. Аның рухы әле дә үзенә тынычлык таба алмый юлда йөри, имеш. Юлда үзем бернинди кәләш тә күрмәдем күрүен.

Тагын бер серле урын Сөембикә манарасы белән бәйле. Явыз Иван Сөембикәгә гашыйк булгач, яратмаган кешесенә кияүгә чыгарга теләмичә, патшага ханбикә биек манара салдырырга кушкан һәм шул манарадан сикереп үлгән. Бу риваятьне ишетмәгән кеше юктыр. Тарихи чыганакларга туры килмәсә дә, экскурсиягә килүчеләрнең барысына да гидлар шул хакта сөйли. Хәтта Сөембикәнең егылып төшкән урынына кадәр күрсәтә. «Сөембикә турында язарга кушкач, барысы да диярлек аны манарадан сикереп үлгән дип тас­вирлаганнар. Югыйсә бу манара әле XVII гасыр ахырында гына төзелә. Явыз Иван да Сөембикәгә гашыйк булмый. Сөембикә дә сикереп үлми. Бу хакта ничә кат аңлаттым», – дип сөйләгән иде бер тарих укытучысы. Риваяте матуррак бит, укучыларны шул тарих күбрәк җәлеп итә, күрәсең. Туристлар арасында Сөембикәнең рухы Кремль мәйданында йөри дигән сүзләр дә бар.

Җенле урыннарга сәяхәт

Горький урамы, 14нче йорт. Казанның иң җенле урыныдыр бу, мөгаен. Менә анда яшәүче күпләрнең, ир-ат күләгәсен күрдем, дип сөйләгәне бар. Нәкъ сәгать биштә чыга ди ул шәүлә. Бу хакта матбугатта да күп яздылар. Революция­гә кадәр әлеге йортның беренче катында сәгать төзәтүче Ибраһимов яшәгән, диләр. Ул тәмле ашаган, хатын-кызларны бик яраткан, имеш. Моннан файдаланып, аннан көнләшүчеләр җиңел холыклы хатын-кызлар ярдәмендә Ибраһимовны кеше йөрми торган урынга китертеп үтергәннәр. Сәгать биштә йорттан чыгып керә торган шәүлә дә Ибраһимовныкы дип фаразлыйлар.

Арча зираты тирәсендә салынган йортта яшәүчеләр арасында да ярдәм сорап мәчеткә килүчеләр бар икән. Ул якларда үз-үзенә кул салучылар да күбрәк, диләр. Бу хәлләр дөрестерме-юктырмы, бер Алла белсен. Тик халык арасында мондый риваятьләр яши. Хәтта Казанның мондый серле урыннарына сәяхәт оештыручы агентлыклар да бар. Кызык өчен сорашкан идек, Казанның җеннәр яшәгән урыннары буйлап өч сәгатьлек экскурсия ике кешегә 9500 сумга төшәчәк. Кыскасы, маҗаралар эзләгән кешеләргә Казанда кызыклы урыннар җитәрлек.

Фәрит Сәлман, Изге Коръән вә Пакъ Сөннәт өйрәнү үзәге баш мөдире:
– Мөселман зираты өстендә йортлар төзелергә тиеш түгел, әлбәттә. Әгәр инде төзелгән икән, иң әүвәл шушы урында нинди зират, кемнең каберләре зыян күргәнен ачыкларга кирәк. Шул кешеләр рухына дога кылынырга тиеш. Фатирны сатып китүдән мәгънә юк, чөнки бу күңелсезлекләр башка кешегә күчәчәк. Андый урыннар Казанда бар. Восстание урамында чатта бер торакка үзеннән-­үзе су тула иде. Ни хикмәт, бу су аска да китми. Хәзрәтләр барып догалар да укып карады. Ничек кинәт башланган булса, бу сәер хәлләр шулай кинәт бетте дә. Мондый хәлләргә ышаныргамы-юкмы, һәркем үзе хәл итә. Сихергә дә ышанмаучылар бар бит, үз башына төшкәч кенә нәрсә икәнен аңлый башлыйлар. Ничек кенә булмасын, кеше ышанмый дип кенә бар әйбер юк була алмый. Җеннәрдән, шайтаннардан сак­лану өчен, күбрәк дога кылырга тырышыйк.

Чыганак: Шәһри Казан

Бәйле