// Tatar Today //
Татарстанның халык артисты Зөфәр Билаловны тыңлаучылары югалтканнар.
Татарстанның халык артисты Зәйнәп Фархетдинова инстаграмында үзенең фотосын урнаштырган, һәм әлеге фото астына күп кенә язылучылары: “Зөфәр Билалов кайда соң? Нишләп ул бер дә күренми?” – дип язалар.
Җырчы язылучыларына киләсе постында җавап та биргән. Зөфәр Билалов фотога төшәргә яратмый икән, шуңа да фотоларда сирәк күренә.
Мәгълүмат Зәйнәп Фәрхетдинованың инстаграмыннан
–
–