Элвин Грейның Башкортстандагы концерты шау-шу куптара. Җырчыны нәрсәдә гаеплиләр?

-- Alfia

// Tatar Today //

Элвин Грей Башкортстанның Миякә районында концерт куйганда үзен адекват тотмаган, дип гаеплиләр. Бу хакта Миякә районы төркемендә язалар.

Элвин Грейны  тамашачы алдында үзен тиешле дәрәҗәдә тотмауда, халыкны хөрмәт итмәүдә гаеплиләр. «Артист кеше тамашачы алдында чын күңелдән чыгыш ясарга тиеш. Һәр артистка администрация тарафыннан килешүдә таләпләр язылган була», — дигән фикердә кайбер тыңлаучылары.

Бер тамашачы: «Беренче тапкыр концертына килдем, кешеләр мактагач. Ә монда шундый хәл. Минемчә, хөрмәт итмәү. Кешеләр ял итәргә килгән, шушының өчен түләгән», — дип язган һәм Элвин Грей чыгышыннан видеолар да урнаштырган.

Бу фикерләргә каршы чыгучылар да бар. Фәридә исемле тамашачы: «Кешегә сөйләргә әйбер генә булсын инде. Концертта аның кешегә ошамаганын сизмәдем, барысы да чын күңелдән биеде, күңел ачты. Кешене пычракка батырмагыз!» — дип яза.

 

 

 

Бәйле