Зәмирә Рәҗәпова: «Елый-елый баланы алып кереп киттем. Шул вакыттагы гарьләнүем…»

-- Alfia

// Tatar Today //

Танылган алып баручы Зәмирә Рәҗәпова үзенең инстаграмында кайбер язылучыларының төртмәле сүзләренә җавап итеп, тормыш юлын, үзе кичергән авырлыклар турында сөйли.

Зәмирә Рәҗәповага бу турыда язырга «акчаң күп, туеп сикерәсең», дигән сүзләр этәргеч булган. Алып баручы 16 яшеннән үк мөстәкыйль тормыш белән яши башлавын, 1 курста вакытта ук эшкә урнашуын яза. Акча өчен тилмергән вакытлары аз булмаган аның.

Зәмирә шул хактагы бер хәлне дә сөйләп китә: «Аяз кечкенә, ишек алдында комлыкта уйный. Янәшәдә бер бала сок эчә башлады, сорый бит теге сокны, елый. Минем сок тугел, ипи алырга акчам юк. Тамагыма төер тыгылды… Шуннан Аяз теге баланың согын тартып алмасынмы. Теге баланың анасы һәм анын ахирәтләре миңа ябыштылар. «Балаңны ник ашатмыйсың, ашата алмагач, ник таптың?» Елый-елый баланы алып кереп киттем. Шул вакыттагы гарьләнүем…»

Шуңа күрә ул хәзер бернинди эштән дә курыкмавын, икеләнеп тормавын әйтә.

 

 

 

Мәгълүмат Зәмирә Рәҗәпованың инстаграмыннан

Бәйле