Айгөл Зәйнуллина айлар буе балаларын кире кайтарырга теләп яшәде. Һәм нихаять, 24 июль чираттагы суд утырышыннан соң Айгөл балалары белән кавыша. Ул бу хакта үзенең инстаграмында язып чыга.
«- Бүген шалтыратуларга, хәбәрләргә җавап бирә алмадым, балалар белән йөрдек һәм һәр минуттан ләззәт алдык!
Аллага шөкер,балалар минем белән! Бу зур бәхет!!! Әмма йөрәк тыныч түгел…чөнки минем кебек үк хатын-кызлар да, хәтта ир-атлар да бар, хәзер алар елый һәм балалары белән аерылышудан җәфа чигә.
Безгә — әниләргә һәм әтиләргә, үз балаларына зыян китермәс өчен, акыллы һәм зирәк булырга кирәк! Баланы әнисеннән тартып алырга ярамый, балаларны әнисеннән аерырга ярамый!
24 июльдә Совет суды Шәрифуллинның балаларның яшәү урынын үзгәртү дәгъвасын кире какты., Тамерлан һәм Әмирхан яшәү урыны әниләре белән дигән карар чыгарылды .
Шәрифулин судка килмәде. Балаларны шул ук көнне кич белән Суд приставлары белән алып киттек.» — дип яза Айгөл.
Мәгълүмат Айгөл Зәйнуллинаның инстаграмыннан алынды